ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Һәр кешенең бөек кыйммәте - сәламәтлек. Күңелле стартлар - балаларны урамда хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. 2019 елның 4 гыйнварында Кар Кызы һәм Кыш бабай командалары арасында «Күңелле стартлар» узды. «Күңелле стартлар» программасы шактый бай булды. Спорт бәйрәме «Йолдызлык» разминкасы белән башланып китте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу куптарган, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрдән торган тылсымлы бәйрәм. 30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде. Матур костюмнар бәйрәм хисе бирде. Бу яңа ел кичәсенә килүчеләр тамашачылар гына түгел, актив катнашучылар да булды:яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International