21 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара шәһәренең 4 сыйныф укучылары кабул ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга эләктеләр, анда алар төрле әкияти геройларны очратканнар һәм тылсымлы сандыкны табу өчен каршылыклар үттеләр. Куян кызы , төлке,ябалак , аю балаларга убырлы яшергән серле сандлыкны табарга булыштылар.Сәяхәттән балалар да өлкәннәр дә бик күп якты һәм уңай кичерешләр алдылар.
22 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге урманда "Сары яфраклар кәефе" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Көз-искиткеч вакыт! Бу - «күзләр камашырлык матурлык та », иртәнге салкынлык та, төрле төстәге яфраклар да. Көзге пейзажлар таң калдыра. Һәркемгә матур итеп яктыртылган урман белән сокланасы, аяк астына төшә торган яфраклар белән шыгырдатасы, яуган яфраклардан чәчәк бәйләмнәре җыясы, коелган яфраклардан көзге һаваның сафлыгын сулыйсы килә. Менә балалар да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә көзге урманга экскурсия ясадылар. Табигатьнең гаҗәеп дөньясына кереп, балалар үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр: шаярырга, чүпләргә, ботакларны сындырырга ярамый. Аннан соң үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, көз билгеләрен искә төшерделәр. Эх, көзге матурлык искиткеч яхшы! Бу чара балаларда күпме соклану һәм шатлык хисе тудырды!
22 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Балачак» клуб берләшмәсе катнашучылары белән «Халык әкиятләре дөньясына сәяхәт»дигән тематик чара үткәрелде. Әкиятләр-ул бөтен гаҗәеп тарихлар тупланган зур булмаган дөнья. Яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә торган, әмма беркем дә үлми торган дөнья. Әкиятләр-ул могҗизалар була торган урын. Безнең әкияттә балалар үзләре могҗизалар дөньясына чумдылар һәм геройлар булдылар. Әкиятләр безгә җан өрә. Алар могҗизаларга ышандыралар. Бу дөньяда әле һаман да яхшылык барлыгына ышану. Татар әкиятләре төп геройлары гади кешеләр, ләкин игелекле йөрәкле, явызлыкны җиңеп, Бөек гамәлләр кылган серле дөньяга тарта.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда "Тылсымлы кыңгырау" туристлык маршрутында катнашучылар кунак булды. Аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә кызыксындырды. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районының "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр кунак булды. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабалары бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр.
15 сентябрь көнне Олы Нырты, Язлы Арташ, Чабья-Чурчи һәм Урта Нырты авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре клуб формированиеләре әгъзалары белән «Туган ягым-яшел бишек»дигән экскурсия оештырдылар. Безнең Саба районы сюрпризлар белән тулы.
Миңгәр-чиста буалар челтәре, су баса торган болыннар, катнаш урманнар, хыслы утыртмалар һәм җиләк-җимеш бакчалары булган уникаль урын. «Мингер СПА» ял базасында булдык, Урман сукмагы буйлап йөрдек, ул Миңгәр авылы яр буена матур күренеш ача. Моннан ачык калкулыкта, хыслы урман белән капланган текә яр буенда урнашкан" Сөембикә" манарасы күренеп тора. Манара ерактан ук күренә.
Сәфәр танып белү һәм мавыктыргыч булды. Һичшиксез, бу урынга барып, барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк.
16 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицееның 4 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Великие умы» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде. Чара дөньяның бөек ачышлары һәм уйлап табулары турындагы белемнәрне популярлаштыру юлы белән укучыларның дөньяга карашын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук бу әңгәмә балаларда мәктәп фәннәрен фәнни белем нигезләре буларак өйрәнүгә кызыксыну уятты. Аннары заманча фәнни ачышлар һәм инновацион технологияләр кебек темалар каралды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.
16 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәсе, Олы Нырта мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген бездә кунакта Кукмара районы лицее укучылары булдылар . Балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга эләктеләр, анда алар төрле әкияти геройларны очратып , тылсымлы сандыкны табу өчен каршылыклар үттеләр. Убырлы карчык , куян , төлке , аю , ябалак -кыскасы барлык әкият геройлары белән бергәләп күңелле сәяхәттә булдылар. Балалар бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 07:00 дән 20:30 га кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узды. Туры эфирда барган чарада бәхетле гаиләләр, йолдызлы кунаклар чыгыш ясады, алар Татарстан халыкларының уникаль традицияләре турында сөйләделәр. Телемарафонда катнашырга чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Саба районыннан да делегация бар иде. Л.Хисмәтова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» фольклор коллективы тамашачыларга «Килен төшерү» татар туй йоласын тәкъдим итте. Программа гармун көенә башкарылган йола җырлары һәм биюләрдән, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапыру, кияү белән кәләшкә багышланган изге теләкләрдән әзерләнде. Туй йоласында Явлаштау мәдәният йорты мөдире И. Галимҗанова, Килдебәк мәдәният йорты мөдире Р.Локманов, район мәдәният йорты хезмәткәре Р.Мөхәммәтҗанов, шулай ук үзешчән башкаручылар Ф. Нәзирова, Р. Шәрипов, Р. Шамилов, Г. Мөбәрәкшина катнашты.
Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.