ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 07:00 дән 20:30 га кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узды. Туры эфирда барган чарада бәхетле гаиләләр, йолдызлы кунаклар чыгыш ясады, алар Татарстан халыкларының уникаль традицияләре турында сөйләделәр. Телемарафонда катнашырга чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Саба районыннан да делегация бар иде. Л.Хисмәтова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» фольклор коллективы тамашачыларга «Килен төшерү» татар туй йоласын тәкъдим итте. Программа гармун көенә башкарылган йола җырлары һәм биюләрдән, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапыру, кияү белән кәләшкә багышланган изге теләкләрдән әзерләнде. Туй йоласында Явлаштау мәдәният йорты мөдире И. Галимҗанова, Килдебәк мәдәният йорты мөдире Р.Локманов, район мәдәният йорты хезмәткәре Р.Мөхәммәтҗанов, шулай ук үзешчән башкаручылар Ф. Нәзирова, Р. Шәрипов, Р. Шамилов, Г. Мөбәрәкшина катнашты.

Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.

11 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш авыл клубы һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар.


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы хемәтчәннәрең иң кызган чагы-урып-җыю чоры. Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә, Оет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кырларда игенчеләр алдында чыгыш ясадылар. Урып-җыю  вакытында һәр минут кадерле, әмма «Рәшә» агитбригадасы  төшке аш вакытында  игенчеләрне, дәртле җырлар,биюләр, шигырләр,такмаклар  белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырыштылар. Игенчеләр  һәр чыгышны яратып карадылар ,тагын килегез дип озатып калдылар. Агитбригада чыгышлары аларга көн буена  җитәрлек көч һәм дәрт бирде

Бигәнәй мәдәният йортында мөдир Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы "Көз - искиткеч вакыт" дигән танып белү сәгате үткәрде. Көз - безгә төрле төстәге буяулар, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә торган гүзәл чор. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы елның матур фасылына багышланган мастер-класс үткәрде. Балалар көзге яфраклар үрнәкләрен буядылар. Балалар үзләре "Көз - иң матур вакыт" дигән плакат ясадылар. Чара барысына да бик  ошады.

Изгелек - ул кешенең барлык кешеләргә, бөтен кешелеккә бәхет бирергә омтылышы. Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Әдәплелек һәм яхшылык патшалыгында» дигән танып белү программасы нәкъ менә шушы проблемага багышланган иде. Әлеге чараның максаты җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның һәм бер-берсе белән аралашуның этик нормаларын формалаштырудан гыйбарәт. Танып-белү программасы барышында кунаклар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә мөһим әхлакый кыйммәтләр турында уйландылар. Җыелышта катнашучылар арасында үз үрнәкләре белән иң мөһим Сыйфатны – Игелеклелекне һәм риясыз ярдәмне күрсәтүче кешеләр бар. Сабитова Әлфия апа-авылыбызның актив волонтеры. Ул үз командасы белән свода катнашучыларга бик зур ярдәм күрсәтте инде: бер килограмм татлы сый җибәрде. Чара вакытында Гомәров Фәнис иң яхшы кешелек сыйфатларына багышланган шигырьләрен укыды.


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

24 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре яулыкларга багышланган «Яулыгым-йөз аклыгым»бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Күргәзмәдә ачык чәчәкле яулыклар, шәлләр тәкъдим ителде. Россиядә яулыклар 16-17 гасырларда барлыкка килгән. Ул вакытта ул "канавка"дип аталган. Алар зур итеп, юка шәк тукымадан тегелгән. Бәйрәмгә бизәкле берничә яулык алып килгән Дания Тимербакова, Гөлсинә Дәүләтшина, Рита Һадиевна, Разия Гайнетдинова, Елена Пухова истәлекләре белән уртаклаштылар. Яулык, шәл халык җырларында, әдәби әсәрләрдә еш телгә алына. Бәйрәм барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, җырлар башкарылды, тамашачылар белән борынгы халык уеннары - "Түбәтәй", "Минлебай", "шәл киендер", "яулык бәйлә" җырлары уйналды, бергәләп сорауга җавап бирделәр.

27 август Иштуган мәдәният йортында компьютер комплексы буенча «Брелок из фетра» мастер-классы узды. Брелок-универсаль әйбер, ул шулай ук рюкзак бизәге, кечкенә бүләк тә булырга мөмкин. Мастер-класста белгечләр балаларга кул эшләрендә киң кулланыла торган фетр кебек универсаль материал турында сөйләделәр. Аннары балаларга фетр брелоклар ясау буенча адым саен инструкцияле мини-презентация күрсәтелде. Аннары чарада катнашучылар үзләре өчен чәчәккә карап фетр сайладылар, булачак брелокның заготовкаларын кисеп алдылар, кырыйларына тектеләр һәм эшләнмәне синтепон белән тутырдылар һәм боҗра тектеләр. Брелоклар ясаганда, мастер-класста катнашучылар эшләренә осталык һәм сабырлык кына түгел, талант, фантазия дә салдылар. Брелоклар әзерләү процессы барысына да зур канәгатьлек китерде һәм үз нәтиҗәләре белән сөендерде.

29 август көнне авыл хуҗалыгы кампанияләренең иң кызган чагы – урып-җыю эшләре. Игенчеләргә урак өсте вакытында музыкаль ял минутлары кирәк. Алар, кыска гына вакытка авыр физик хезмәттән читкә юнәлеп, уңай энергияләр алдылар.
Курсабаш мәдәният йорты  Сүлә авыл клубы агитбригадасы, Курсабаш китапханәсе белән берлектә, күчмә концерт программасы оештырып кырларда игенчеләр алдында чыгыш ясадылар.
Урып-җыю кампаниясе вакытында һәр минут кадерле, әмма мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре төшке аш вакытында кыр хезмәтчәннәренә тулы ял итү хисе бүләк итәргә, дәртле җырлары белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырыштылар.
Барлык чыгышлар да авыл халкына авыр хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылды. Игенчеләр әйтүенчә, аларга кырга килгән артистларның үзләренең яраткан җырларын башкарулары, күптән онытылган көйләре яңгыравы шатлык китерде.

30 августта Татарстан Республикасы халкы республика көнен бәйрәм итә. Татарстан Республикасы көне уңаеннан Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясауда балалар бик теләп катнаштылар. Алар бит үз рәсемнәре белән безнең илгә мөнәсәбәтләрен белдерә алалар. Менә балалар урам рәсемнәре аша үзләренең Ватанга булган мәхәббәтләрен күрсәтәләр, үзләренең җиңүләренә катнашы булган итеп тоялар. Чара барышында балаларга республикада яшәүче халыкларның тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International