Шушы көннәрдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Минем кыйммәтләр» дигән тренинг дәресе үткәргән иде. Анда социаль куркыныч төркеменә керүче 13 балигъ булмаган бала катнашты.
13 декабрьдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Балалар ышаныч телефоны» дигән интерактив мультимедиа дәресе үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар катнашты.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 2019-2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы һәм «Наркотикларга юк дип әйт» район акциясе кысаларында Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта профилактик дәресләр үткәрде.
Бөтендөнья психик сәламәтлек көне кысаларында Биектау районында 24 социаль хезмәт алучы, шулай ук «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 22 белгече катнашында акция үткәрделәр.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина төркемле дәрес уздырган. Дәреснең максаты – балаларны ышаныч телефоны эше белән таныштыру.
Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приюты педагоглары Г.Б. Миронов һәм А.Р. Җамалетдинова балалар белән бергә «Балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны» дигән мәгълүмат стенды әзерләгәннәр.
5 июль көнне 2 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова «Конфликтларны чишү ысуллары» дигән темага тренинг үткәрде. Әлеге чарада социаль куркыныч төркеменә кергән җиде балигъ булмаган бала катнашты.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр һәм куркыныч төркеменә кергән балалар өчен «Пәрәвез» дигән бәйле мөнәсәбәтләр турында трансформация уены оештырды.
22 июнь көнне Әлмәт районында урнашкан «Яшьлек» яшүсмерләр клубында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балалар өчен ышаныч телефонына багышланган чара үткәрде.
16 июнь көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучы өч балигъ булмаган балалы гаилә белән дәрес үткәрделәр. Чара «Җаваплы ата-ана» клубы программасы һәм «Көчләүсез тормыш» балалар белән рәхимсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында оештырылды.