Хәзер гражданин Сумка елгасы ермагын торгызу проектына туры китереп, табигый халәтенә китерергә тиеш булачак. Хокук бозучы җир кишәрлеге сатып алган һәм территориянең мәйданын арттыру максатында Сумка елгасын һәм Ильинское күлен тоташтыручы комлы ермакны үзирекле тәртиптә күмеп куйган.
Вертолеттан күзәтү барышында Питрәч районының Кулай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдык ташлау очраклары ачыкланган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кайбыч районы территориясен тикшергән. Колаңгы тимер юл станциясе поселогында уздырылган тикшерү барышында рөхсәтсез калдык ташлау факты ачыкланган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров шәһәрдәге иң борынгы табигать һәйкәле булган «Рус-алман Швейцариясе» территориясен тикшерде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны поселогында торак биналарны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны туплау урыны ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары агач калдыклары һәм биналарны сүтүдән калган калдыкларны туфракка ташлау очрагына тап булган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында үсемлекләр, агач, шулай ук тораклардан чыккан сортларга аерылмаган чүп-чар өемен ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар, резин шиннары, пластик тартмалар, шулай ук тораклардан сортларга аерылмаган чүп-чар өеменә тап булган. Совет районының Гадел Кутуй урамы буенча табигать саклау законнарын бозу очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Чурапаны торак пунктының төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган.
Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән.