ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары административ хокук бозган КамАЗ һәм бульдозер техникаларына юлыккан. Самосырово торак биләмәсе территориясендә, Тынычлык урамы буенча транспорт чаралары калдыкларны туфракка ташлау белән шөгыльләнә торган булганнар.
Биналарны сүтүдән калган агач калдыклары, кәгазь һәм катыргы кисәкләре. Экологлар Буа шәһәренең Гагарин һәм Люксембург урамнары киселешендә санкцияләнмәгән чүплек урынына тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Камил Якубов урамы буенча урнашкан гаражлар янәшәсендә чүп өемен ачыклаган.
Эчке эшләр органнары хәбәре буенча экологлар оператив рәвештә Мөслим районына барып кайтты. Мөслим-Иске Карамалы автомобиль юлының юл буе полосасында 30 куб.метр күләмендәге автоцистернасы булган, әйләнеп капланган автотранспорт булуы ачыкланды. Җир өслегенә агып чыккан нефть «елгасы»ның гомуми күләме 532 квадрат метр тәшкил итә.
Казан шәһәре Совет районы Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ваемлы, мәнле кешеләрдән “Халык контроле” системасы аша төзелеш чүп-чарыннан чүплек ясап куелуы турында хәбәр кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте аша Чаллы шәһәре Моторная урамында сары төстәге матдәнең һавага чыгарылуы турында хәбәр кергән. Тикшерү максатыннан, махсус аналитик контрольлек инспекциясе инспекторлары кичекмәстән шул урынга юл тоткан.
Бөгелмә шәһәрендә бер компаниягә калдыкларны вакытлыча саклау кагыйдәләрен бозган өчен һәм туфракны нефть продуктлары белән пычраткан өчен 600 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әмма оешма штрафны түләмәгән. Нәтиҗәдә экологлар дәгъвасы буенча бурычны түләтү турында суд карары, мәҗбүри үтәтү өчен, Киров районы суд приставлары бүлегенә җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Көньяк-Сәнәгать урамында төзелеш һәм ремонт эшләреннән соң ташлап калдырылган калдыкларга тап булган.
“Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, шәхсән максаттан чыгып, законсыз төстә гомумтаралган файдалы казылма чыгарып яткан. Оешма, җир асты биләмәләреннән файдалануга хокук бирүче лицензиягә ия булмыйча гына, карьердан рөхсәтсез-нисез гомумтаралган файдалы казылма (кирпеч балчыгы) чыгарган.
Бүген Чаллы шәһәрендә Иске Гәрдәле һәм Әҗмәкәй авылларында яшәүчеләр белән экология мәсьәләләре буенча фикер алышу булган. Очрашуда Тукай районы предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашкан.