Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Чурапаны торак пунктының төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган.
Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән.
Экологик мониторинг барышында инспекторлар 2000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районы Өчиле авылыннан ерак булмаган урында торак калдыклары, резин шиннары, шифр, ботак, үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән территориянең күләме 800 куб. метр тәшкил итә.
Промышленная урамы буенча тимер эшкәртүдән калган калдыкларны туфракка ташлыйлар, игътибар итегез әле! Яр Чаллы шәһәре гражданнары ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр белән мөрәҗәгать иткән.
Сүтә башлаганнар да эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәгәннәр. ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары квадрокоптер ярдәмендә Сарман районының Җәлил бистәсендәге торак пункты чигендә чүпләнгән җир кишәрлеге булуын ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Әлки авылында торак, агач, ботак, үсемлек калдыкларыннан оешкан чүплеккә тап булган. Чүплекнең мәйданы 5000 кв. метр тәшкил итә, күләме – 100 куб. м.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәрендә җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлануын ачыклаган.
Биналарны сүтүдән калган агач калдыклары, сортларга аерылмаган кәгазь һәм катыргы.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе гражданнар мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Баулы районының Уба авылы территориясен тикшергән. Территорияне тикшерү барышында ачыкланганча, торак калдыкларыннан, 250 квадрат метрлы мәйданга 30 куб. метр күләмендә торак, үсемлек, агач калдыклары ташланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары офис һәм көнкүреш биналарыннан калган, сортларга аерылмаган чүп-чар, бетон эшләнмә калдыклары, шулай ук иске автомобиль әиннары кебек чүплек өеменә тап булган. Металлургия һәм Моторная урамнары киселешендә барлыкка килгән рөхсәтсез калдыклар турында уяу гражданнар хәбәр иткән.