Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан. Экология министрлыгы белгечләре төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыкларны, шулай ук көнкүреш чүп-чарларын ташлауны теркәгәннәр.
Алабуга территориясен күчмә тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан. Яр Чаллы шоссесында белгечләр көнкүреш калдыкларын агызуны теркәгәннәр.
Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары законсыз чүплек теркәгән. Моторная урамында ТР Экология министрлыгы белгечләре төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыкладылар.
Элегрәк ТР Экология министрлыгына Түбән Кама районында яшәүчеләрдән Шәңгәлче авылында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килгән иде.
Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан. Автозавод районы тирәләрендә Экология министрлыгы белгечләре биналарны җимерүдән һәм сүтүдән, тимер-бетон эшләнмәләрне һәм автомобиль шиннарын ватудан калдыкларның агып төшүен теркәгәннәр.
Алабуга шәһәре территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары җирлек рельефына рөхсәтсез агып төшүче суларны ачыкладылар. Ташлау канализация коесыннан башкарылган.
ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең Идел буе районы Отары бистәсендә рөхсәтсез чүплек һәм калдыкларны яндыру турында берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.
Үзәк идарә инспекторлары урынга барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны җыю фактын расладылар. Хокук бозу мәйданы 5437 кв. м тәшкил иткән.
Арча районы территориясен тикшерү барышында Төньяк идарә инспекторлары җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалануны ачыклаганнар.
Мөслим районы территориясен тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды. Мөслим авылында Экология министрлыгы белгечләре “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җирнең уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу һәм күчерү буенча эшләр башкарылуын теркәгәннәр.
Чирмешән районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары һәм табигатьне саклау прокуратурасы Чишмә авыл җирлегендә Софьевка известьташ ятмасын эшкәрткәндә лицензия килешүен бозуны ачыклаган.