ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районының Дурасово авылында туфракның уңдырышлы катламын законсыз төстә салдырып алучыларны “кармак”ка эләктергән.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чаллыда яшәүчеләр бакча ширкәтләренең берсе территориясендә рөхсәтсез чүплек пәйда булуга ризасызлык белдереп, экологларга мөрәҗәгать иткәннәр.

Люминесцент лампалар, яраксызга әйләнгән шиннар, иске-москы транспорт. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының Ялхов елгасы яр буенда әнә шундый чүп-чарга тап булган.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Буа районында яшәүче ваемлы гражданнар Кече Буа авылы тирәсендә экологик тәртипне бозучыларны ачыклауга һәм бу адәмнәргә карата җәза чарасын күрүгә ярдәм иткән.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ике инстанция суды Әлмәтнең дәвалау учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләрен башкарган подряд оешмасының гаебе расланган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Туктар авылы тирәсендә суга агызылган химик калдыкларның аянычлы нәтиҗәләрен исәпләп чыгарган.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Элекке полигон янына бик зур чүплек өеп куйганнар. Чирмешән районында рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өеменең чираттагысы калкып чыккан. Закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән.

Бөгелмәдә бер оешма экологик штрафка ризасызлык белдереп маташса да, берни булдыра алмаган. Ул җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын өеп куйган өчен 100 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. 

Чаллы шәһәре, производство проезды. Табигатьне саклауга битараф булмаган мәнле гражданнарыбыз Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә 39А бинасы артында җир астыннан законсыз төстә ниндидер файдалы казылма чыгарулары турында хәбәр иткән.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча участок полиция хезмәткәре белән берлектә Кама елгасына рейд ясаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International