Кама Тамагы районының Лабышка авылы территориясе табигатьне саклау законы таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәвенә тикшерү узган. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Светлая урамында Куйбышев сусаклагычына килеп-китеп йөрүне чикләүнең берьюлы берничә очрагын теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нариман елгасы яры буенда калдыкларга тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” аша Алабуга районы “Спутник” бакчачылык ширкәтендә чүплек ясап куюлары турында хәбәр алынган.
Экологлар Әлмәт районы өстеннән вертолетка утырып очканда, туфракка калдыкларны ташлап калдыру очрагын күреп алган.
Әлмәт районында Дала Зәе елгасына килү юлын профнастилдан тимер койма белән япканнар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә җирле рельефка ташландык суларның эләгүен ачыклаган. Бер металл базасы территориясеннән ташландык суларны агызу торбасы сузылганлыгы билгеләнгән.
Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында гомумтаралган файдалы казылмаларны (кызыл балчык) күпләп чыгару очрагы ачыкланган. Табигатьне саклау законын бозуны, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторлары теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы шәһәрендә калдыкларны тиешсез урынга урнаштыру турында хәбәр кергән.
Балык Бистәсе районында Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруның мәҗбүри шартын бозу ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә ике металл базасы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә закон бозуларга тап булган.