Балык Бистәсе районын тикшерү барышында Идел-Кама районы инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Олы Елга авыл җирлеге территориясендәге Сорочьи Горы авылында белгечләр көнкүреш калдыкларын ташлау фактын теркәделәр.
Бөгелмә районы территориясен тикшерү барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Кече Бөгелмә авылында белгечләр җитештерү һәм куллану калдыкларының рөхсәтсез ташланган урынын теркәделәр.
Арча районын күчмә тикшерү барышында Төньяк идарә инспекторлары Олы Бирәзә авылында хокук бозу очрагын ачыкладылар. Бирәзә елгасының яр буе полосасында белгечләр көнкүреш калдыклары урынын теркәделәр.
ТР Экология министрлыгына Казанның Яңа Савин районы, Хөсәен Ямашев урамындагы каты коммуналь калдыкларны җыю бункерының янәшәдәге территориясен чүпләү турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Буа районы территориясен тикшерү барышында Идел аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Мөкерле авылы читендә белгечләр көнкүреш калдыкларын ташлау фактын теркәделәр.
ТР Экология министрлыгына Чистай районында яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Чистай Выселкасы авылындагы рөхсәтсез чүплеккә зарланды.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Бөгелмә прокуратурасы белән берлектә Алкино известьташ токымнары ятмасын тикшерделәр. Тикшерү барышында «Агрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды.
Түбән Кама районы территориясен тикшерү кысаларында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар. Олы Афанас авылы җир кишәрлегендә экологлар көнкүреш калдыкларын ташлау фактын теркәделәр.
ТР Экология министрлыгына Баулы халкыннан мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Баулы елгасының яр буйларын төзелеш калдыклары белән күмүгә зарландылар.
Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.