Лениногорск районы территориясендә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар. «Каркалинский щебень» ҖЧҖ карьерында предприятиенең файдалы казылмалар чыгару буенча лицензия шартларын үтәмәве теркәлде. Компания җитештерү калдыклары – бетон әйбер ватыкларын авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туплаган, ә бу исә рөхсәт ителми. Хокук бозу мәйданы 205 кв.м тәшкил итә.
Элегрәк Зәй районын мониторинглау кысаларында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. Бигеш авылында экологлар рөхсәтсез калдыклар туплау урынын теркәделәр.
Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау фактларын ачыкладылар. Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә экологлар берничә санкцияләнмәгән чүплек таптылар.
Тукай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Круглое Поле бистәсендә экологлар төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларының рөхсәтсез чүплеген, шулай ук эре габаритлы торак калдыкларын ачыкладылар.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Бөгелмә районының Забугоровка авылында калдыкларны законсыз урнаштыру турында мөрәҗәгать килде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Алабуга районы территориясен мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыкладылар.
Элегрәк мониторинг барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Әлмәттә Бигәш елгасы буенда законсыз рәвештә койма корылган.
Татарстанда җирле бюджетка экологик түләүләр хисабына финанслана торган табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә. Чаралар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында формалаштырыла.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша гражданнардан Чаллы шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплекләр турында мөрәҗәгатьләр килде. Кама буе идарәсе инспекторлары урыннарга чыктылар.
Балтач районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.