Дәүләттән, үз бизнесыңны ачу өчен, бер тапкыр бирелә торган 350 мең сум акча алырга мөмкин. Социаль контракт аз керемле гражданнарга бирелә, аларның кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр сыйфатында тормышка ашырырга планлаштыручы граждан арасында төзелә. Контракт 12 ай дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш.
2023 елның 28 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспортерлар өчен логистика»темасына вебинар үткәрәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 20-30 ноябрь көннәрендә «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфаты» дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2023 елның 24 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең (алга таба – «ЦПЭ») Экспортка ярдәм итү үзәге «Россия экспорт үзәге «АҖнең финанс хезмәтләре»темасына вебинар үткәрәчәге турында хәбәр итә.
Татарстан эшкуарлары кече һәм урта бизнес өчен түләүсез белем бирү программаларына керү мөмкинлеге булган 100 цифрлы сертификат алачак. Бизнесның яңа технологияләренә өйрәтү өчен сертификатлар «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы ел ахырына кадәр таратылачак.
Россия Банкы соңгы өч ел дәвамында кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлдерелгән бөтенроссия сораштыру үткәрә (алга таба - сораштыру).
15-30 ноябрьдә Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, эшкуарлык эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерергә теләүчеләр өчен яңа белем бирү программасы старт ала. Катнашучылар очрашуларга, вебинарларга, онлайн лекцияләргә һәм бизнес-экспертлар белән консультацияләргә бушлай йөри алачак.
«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтте.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үзмәшгульләрне маркетплейсларда бизнес башларга һәм үстерергә өйрәтәчәк. Гаризалар кабул итү инде ачык.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы ясалма интеллектны үстерү милли үзәге төбәк башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә башкарма органнары һәм төбәк оешмалары эшчәнлегендә ясалма интеллект технологияләрен куллану нәтиҗәләрен мониторинглау һәм анализлау үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча 2023 елда интеллектуаль өлгерү индексы формалаштырылачак.