ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә агымдагы елның 7-17 февралендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс грамоталылыгы»н үткәрү турында хәбәр итә.


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 26 гыйнварында “Саба тәрәзәләре” ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булып узды.

 2023 елның 25 гыйнварында шәхси эшмәкәр Аубакиров Алмаз Газимҗан улы коллективының еллык җыелышы булды.

2022 елның 25 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2022 елда барлыгы 4176 тонналык 9036 баш мал сатып алынган.  Шуннан 2027,8 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме  656 млн. сум тәшкил итткән. Бу күрсәткеч узган елгы саннан  381 тоннага арткан.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елның 1 гыйнварыннан «хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 19.12.2022 № 522-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 16 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

26 декабрьдә «Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» конкурсы эшләренең әзерлеген бәяләү комиссиясе әгъзалары җирлекләр территориясенә бардылар. Конкурста катнашучыларның барысына да лаеклы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән чын күңелдән котлыйбыз!


16
декабрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 15 декабрендә монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Николаевич Розенталь район территориясенә килде.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район территориясенә визиты 2022 елның 15 декабрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Liliya.Ahmetshina@tatar.ru яза аласыз

Мөрәҗәгатьтә югарыда күрсәтелгән хокук бозу фактларына юл куелучы оешма яки шәхси эшкуарның исемен, адресын, күрсәтелгән мәгълүматны алу чыганагын, контакт мәгълүматларны күрсәтүегезне сорыйбыз.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында Гражданнар «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International