ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2021 ел
шимбә

    Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган IX «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

  Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләкләнү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,гражданнарга,  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Cоры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә. (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).

Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Adilya.Falyahova@tatar.ru яза аласыз


23
июль, 2021 ел
җомга

Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2021 нче елда мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелүе турында хәбәр итә. Мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары турында фикер районның рәсми сайтында калдырырга мөмкин, https://saby.tatarstan.ru/internet-opros-dlya-posetiteley-sayta.htm сылтама буенча.


2
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

  Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләкләнү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,гражданнарга,  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Cоры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә. (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).

Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Adilya.Falyahova@tatar.ru яза аласыз

Мөрәҗәгатьтә югарыда күрсәтелгән хокук бозу фактларына юл куелучы оешма яки шәхси эшкуарның исемен, адресын, күрсәтелгән мәгълүматны алу чыганагын, контакт мәгълүматларны күрсәтүегезне сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International