Хөрмәтле Саба районында яшәүче!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 21 июненнән 4 июленә кадәрге чорда «террорчылык актын үткәрү ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә.
2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме программасы
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
«Сабантуй – 2021 " район бәйрәмендә күчмә сәүдә һәм аттракционнар урнаштыру тәртибе турында хәбәр итәбез»:
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 304 нче кабинетын түбәндәге адрес буенча күрсәтергә.Байлар Сабасы, Г. Закиров ур., 52), йә электрон почтага Guzaliya.Farhutdinov@tatar.ru гариза һәм ИНН; прейскурант буенча урынны арендага алган өчен түләргә; 11 июнь көнне 15: 00 сәгатьтә бәйрәм үткәрү территориясендә урыннар бүленәчәк; 12 июнь көнне 7:00 сәгатькә кадәр үз урыныгызны алуыгызны сорыйбыз, аннары керү ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылачак.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләкләнү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,гражданнарга, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Cоры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә. (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).
Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Adilya.Falyahova@tatar.ru яза аласыз
2021 елның 20 маенда 09:00 сәгатьтә "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ вәкиле «Биржа мәйданчыгы «агрегатының өстенлекләре»темасына семинар-киңәшмә уздыра. Аны заказчылар һәм тәэмин итүчеләр тарафыннан куллану методикасы» дигән темага Саба районы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов катнашында семинар узды. Чарада электрон сәүдә өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне яктырту планлаштырыла, һәр катнашучының булган сорауларын бирү, «биржа мәйданчыгында»эшләү буенча үз фикерләрен калдыру мөмкинлеге булачак.
Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча өлкән яшьтәге кешеләрне укыту башланды.