Эш бирүче 2021 елның 1 гыйнварына кадәр мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме ала алачак. Шул ук вакытта яңа хезмәткәр шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы буларак теркәлергә тиеш түгел, аңа шулай ук «һөнәри керемгә салым»режимы да кулланылырга тиеш түгел.
Эш бирүче 2021 елның 1 гыйнварына кадәр мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме ала алачак. Шул ук вакытта яңа хезмәткәр шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы буларак теркәлергә тиеш түгел, аңа шулай ук «һөнәри керемгә салым»режимы да кулланылырга тиеш түгел. Субсидия район коэффициентына, иминият взносларына һәм эшкә урнашкан гражданнар санына арттырылган өч минималь хезмәт хакы күләменә тигез булачак. Шул ук вакытта оешма бер айдан соң эшсезне эшкә урнаштырганнан соң, икенчесен – өч айдан, өченчесен алты айдан соң түләячәк. Федераль бюджетта бу максатларга 12 млрд. сумнан артык акча каралган.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләкләнү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,гражданнарга, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Cоры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә. (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).
Хезмәт хакын түләмәү, хезмәт хакын вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен 2-45-74 яки 2-31-33 телефон номерлары буенча эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтырата аласыз, яки электрон почта адресына : pr.saba@tatar.ru кат Adilya.Falyahova@tatar.ru яза аласыз
Мөрәҗәгатьтә югарыда күрсәтелгән хокук бозу фактларына юл куелучы оешма яки шәхси эшкуарның исемен, адресын, күрсәтелгән мәгълүматны алу чыганагын, контакт мәгълүматларны күрсәтүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), «ЕИАС ФГИС электрон шаблоннары форматында мәгълүматлар тапшыру турында» 30.03.20021 ел, № ТН/24373/21 Федераль монополиягә каршы хезмәт запросы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты мәсьәләләре» 15.06.2010 ел, №468 карары белән расланган Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча узган елның декабрендә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылды.
«Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 15 май, 2010 ел, № 340 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләр (алга таба – таләпләр) актуальләштерелде.