Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,гражданнарга, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Cоры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә. (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәрүе хакында хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ (агентлык), оператор функциясен үтәп, Республика Маркетинг Үзәге (РМЦ РТ) эшләвен тәэмин итә. Республика Маркетинг Үзәге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2019 елның 5 мартындагы ПУ-157 номерлы Указын үтәү йөзеннән җирле җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр продукциясен алга җибәрү максатында оештырылды һәм 2019 елның 5 маеннан үз эшен башлады.
«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ Икътисад министрлыгы вәкилләре белән берлектә атна саен (пәнҗешәмбе көнне 15 сәгать 30 минутта) «Биржа мәйданчыгы» агрегаторында эшләү һәм Татарстан Республикасы РМЦ ресурсларын куллану буенча вебинарлар үткәрә. Вебинарларда һәр теләгән кеше катнаша ала. Вебинарлардагы тыңлаучылар саны чикләнмәгән.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә 2019 ел йомгаклары һәм 2020-2022 еллар план чорына бурычлар буенча хезмәт коллективларында еллык җыелышлар дәвам итә.
2020 елның 26 февралендә 14.30 сәгатьтә «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе базасында түләүсез нигездә «ХАССП системасы – азык-төлек продукциясен куркынычсыз җитештерү нигезе»темасына мәгълүмат семинары оештырыла һәм уздырыла.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Саба муниципаль районының эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын бушлай мәгълүмати семинарда катнашырга чакыра:
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,гражданнарга, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алулары турында хәбәр итә. (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда эшләү, хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләкләнү, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.