ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булды. Быел 2 гаилә-Шәмәрдән авылыннан Фатыйховлар һәм Сатыш авылыннан Җәләлиевлар гаиләсе торак алу өчен социаль түләүләргә ия булдылар. Фатыйхова Ләйлә 4 бала тәрбияли: 2 бала-мәктәп укучылары, 2 бала балалар бакчасында. Гаилә Шәмәрдән авылында торак сатып алырга планлаштыра. Әлеге гаилә программада катнашу өчен 2018 елда гариза бирде. Җәләлиевлар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә: 1 укучы һәм балалар бакчасында 2 бала. Гаилә Байлар Сабасында торак алырга планлаштыра. Сертификатларны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы тапшырды. Әлеге программада 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу өчен барлык шартларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы сайтында белергә яки Саба районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында «Буа муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучыларга торак бәясенең 35% күләмендә федераль финанслашу шартларында бушлай дәүләт субсидиясен тапшыру тантанасы булды.

Яшьләр  2013 елда ук өйләнешкәннәр һәм бу вакыт эчендә яшь гаилә Буа районының Түбән Наратбаш авылында әти-әнисе белән яши. Гаилә үсә, аның белән бергә ихтыяҗ да арта, беренче чиратта - үз торагын булдыруга. Дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге турында социаль челтәрләрдән белгәннәр һәм 2020 елда программада катнашу өчен гариза биргәннәр.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 30 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы YouTubeканалда трансляция белән #ЖильМолодымРТ туры эфирын үткәрә


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләргә яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә # ЖильМолодымРТ туры эфиры уздырыла.  

Тэги: #ЖильёМолодымРТ. МИНМОЛРТ социаль ипотека

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән узган ел ТР Яшьләр эшләре спорт министрлыгының республиканың барлык яшь гаиләләренә социаль ипотека буенча ташламалы программа шартларын тарату турындагы инициативасы хупланды.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән узган ел социаль ипотеканың ташламалы программасы шартларын республиканың барлык яшь гаиләләренә тарату турында инициативасы хупланды

Нәкъ бер ел элек, 2020 елның 13 июлендә, Татарстан Республикасы социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе расланды – ул барлык яшь гаиләләрнең, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче катнашу критерийларын һәм шартларын билгеләде.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс уздырыла


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Конкурс үткәрелә.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча яңа программа эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International