ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2021 ел
шимбә

«Мондый түләүсез субсидия - яшь гаиләләр өчен дәүләттән бик кирәкле һәм мөһим ярдәм», - дип билгеләп үтте программаның катнашучысы һәм ике бала әнисе.

Исегезгә төшерәбез, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль чара критерийлары буенча сайлап алынган Татарстанның яшь гаиләләре торакка түләүсез субсидияләр алачак (35%ка кадәр түләүсез субсидия).

Буа районында «2021 - 2025 елларга Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасы кабул ителде. Программада 35 яшькә кадәрге яшь ир белән хатын түләү сәләтен расларга, шулай ук яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә басарга тиеш. Яшь гаиләләргә социаль түләүләр сатып алына торган торакның 35%ына кадәр түләүгә түләүсез субсидияләр рәвешендә бирелә. Субсидия - яңа, икенчел торакка, йорт төзүгә яки ипотека каплауга (мохтаҗлык буенча исәпкә куелганнан соң алынган) кулланыла.

Программада катнашу өчен яшь гаиләләргә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегендә түбәндәге адрес буенча мәгълүмат алырга мөмкин: Буа, Жорес урамы, 110а йорт, тел.884374 34882

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International