Тарихи фото: Актанышның хоккейчы кызлары – чемпионнарның тренеры Юрий Николаевич Ерошенко Актаныш район башлыгы – Актаныш хоккей федерациясе Президенты Энгель Нәвап улы Фәттахов белән.
22-23 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәренең “Олимп” боз сараенда 2002-2004 елгы кызлар командалары арасында хоккей беренчелеге финалы-2018-2019 ел сезоны узды. Татарстан Республикасы беренчелегендә 5 команда катнашты. 1 урынны Актаныш авылыннан «Лачын» командасы яулады. Талипова Инзилә «Лачын» командасыннан “Иң яхшы капкачы” номинациясендә җиңүче булды.
25-26 февраль көннәрендә Кама Аланы поселогының “Олимпия” боз сараенда 2005-2007 елгы кызлар командалары арасында хоккей беренчелеге финалы - 2018-2019 елгы сезон узды. Татарстан Республикасы беренчелегендә дүрт команда катнашты. Икенче урынны Актаныш авылыннан «Лачын» командасы яулады. Авзалова Азалия “Лачын” командасыннан “Иң яхшы сакчы” номинациясендә җиңүче булды.
11 март көнне Кукмара районыннан Фәнүзә Кадыйрова, Актаныш районыннан Лиана Ганиева һәм Саба районыннан Ландыш Фәләхова Россия җыелма командасы составында Красноярскидагы кышкы Универсиадада алтын медаль яуладылар. Финал очрашуында Россия командасы Канаданы 2:0 исәбе белән җиңде. Финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китергән алканы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганиева кертте, пасны исә аңа Фәнүзә Кадырова бирде.