Августта Менделеевскиның элеккеге «Химик» стадионы урынында «Камаш» пейзаж паркы барлыкка киләчәк.
Территория шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан һәм 1 гектардан артык мәйданлы йөгерү юлы булган футбол кырыннан гыйбарәт. Участок кыргый куаклар, агачлар белән капланган. Хәзер кишәрлекне алардан арындыралар һәм туфракның үсемлек катламын алалар.
Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарын үстерү өстенлекләрен сайлый алачак.