Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ хезмәткәрләре очрашты. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы максатчан программаны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Луганск Халык Республикасы делегациясен кабул иттеләр.
ЛНР халык Советының бюджет, салымнар һәм милек комитеты рәисе Алексей Белецкийны һәм Луганскның «Луга-Нова» ликер-аракы заводының икътисад һәм финанслар буенча җитәкчесе урынбасары Виктор Степурны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләрен хезмәткә әзерләү буенча тематик план һәм дәресләр расписаниесе кысаларында «Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, административ һәм башка законнарны ТР Чистай районы буенча ЭЭБ һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының ПК хезмәткәрләре эшчәнлегендә куллану» темасына дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Чуваш Республикасы Икътисади үсеш һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләренең эшлекле очрашуы узды.
Татарстан һәм Башкортостан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы вәкилләре эшлекле очрашуда булдылар.
2021 елның 29 декабрендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» буенча 6 нчы озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру турында фикер алышынды.
Бүген Бурятия һәм Татарстанның табигать саклау структуралары вәкилләре экология өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Бурятия Республикасы табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Матвеев катнашында читтән торып форматында узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина, сәнәгать булмаган өлкәдә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Козина, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Регина Сөләйманова Чуашстан Республикасында – хезмәт командировкасында
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндия делегациясе булып китте. Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе җитәкчелегендәге делегациянең Казанга Финнар мәдәнияте көннәрен ачуда катнашу өчен килүен искә төшерик.
Татарстан Республикасы вәкилләре “ЭВОБИОС” биотехнологик компаниясе (Ленинград өлкәсенең Приозерский районы) комплексында булып кайткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләреннән торган делегация визитының төп максаты булып терлекчелек калдыкларын утильләштерү процессы белән танышу торган.