ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 17 июнендә, Чаллы шәһәре Ш.Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Эльнара» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 222,68 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәренең «Разливные напитки» кибетенә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына гражданин мөрәҗәгате буенча барып кайттылар.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

11
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт Мәгълүмат Системасына Алабуга шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның маенда Яр Чаллы шәһәрендә, Трубный Проезд ур., 38/17 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча МРУ вәкилләре белән берлектә алкогольле продукцияне күпләп сатучыга карата контроль чаралар үткәрде, алар кысаларында ГОСТ таләпләренә туры килми торган 300 л. алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторингы республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә лаборатор сынауга җибәрелде. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү белән бәйле рәвештә контроль чара үткәрде. Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетендә белгечләр хосусый эшмәкәрнең БДАМСта теркәлмичә, товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының аларга карата белешмәләрсез генә сыра сатуын ачыклаган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

4
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районы буенча алкогольле продукцияне сату турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2021 елның 3 июнендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Тукай районының «Дубрава» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан «У дачи» кибетендә законда тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү сәбәпле, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә контрольлек чарасы үткәрде, анда, чыннан да, алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Әйләнештә озату документларыннан башка, БДАМСны исәпкә алмыйча, алкогольле продукция (сыра), шулай ук яраклылык срогы чыккан азык-төлек продукциясен (сыра) саклау һәм сату факты расланды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

21
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, юридик затның үзара бәйләнешеннән башка, тикшерү чарасын үткәрүгә биремне үтәү кысаларында, Сарман муниципаль районы кибетләренең берсендә, вакытлыча чикләүне бозып, алкогольле продукция (сыра) сату фактына чик куйды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сидр һәм сыра сату фактын ачыклады.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International