Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» системасы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгать буенча Түбән Кама районында контроль чара үткәрде. Шәхси эшмәкәрне административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тарту өчен аңа караган стационар булмаган сәүдә объектында - «Кафетерий» сәүдә павильонында алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату факты нигез булды. Күрсәтелгән павильонның сәүдә залында 6950 сумлык 77,85 литр күләмендә дүрт төрдә сыра табып алынган.
Полиция хезмәткәрләре көмешкә белән сәүдә итеп хокук бозучыларга каршы максатчан көрәш алып баруларын дәвам итәләр. Рейдлар - бу көрәшнең бер ысулы.
Түбән Кама муниципаль районы территориясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең «Кама Аланы» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 л. күләмендә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Әлеге факт буенча тикшерү бара. Гражданка үз гамәлен «көмешкәне шәхси максатлары өчен әзерләдем, тик аны сатырга бик нык үтенделәр, 0,5 л. көмешкәне 250 сумга саттым», дип аңлата. Ул үз хатасын таный һәм кичерүне сорый.
Төнлә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю җирле сәүдә челтәрләре тарафыннан еш бозыла. Законны бозучыларны, әйтик, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша шикаять бирү юлы белән җаваплылыкка тартырга мөмкин. Зәй кибетләренең берсендә 22 сәгатьтән соң хәмер сатуга шикаять белән мөрәҗәгать итеп, ике гражданин әлеге системадан файдаланды.
Россия Федерациясендә төнлә 23:00 сәгатьтән 8:00гә кадәр хәмер сату тыела. Әмма төрле төбәкләрдә катгый чикләүләрне күздә тоткан законнар кабул ителә. Татарстанда 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр сатылырга тиеш түгел. Административ кодексның 14.6 ст. 3 өлеше нигезендә, алкоголь белән сәүдә итү өчен вакытлыча кысаларны үтәү өлешендә законнарны бозган өчен штраф каралган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында, эшчәнлекнең төп төре - азык-төлек продуктлары, эчемлекләр белән ваклап сату булган хосусый эшмәкәргә караган кибеттә 4,8% алкогольле эчемлекне 22 сәгатьтән соң сату фактын ачыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү үткзрү кысаларында Чистайдагы кибетләр челтәренең берсендә яраклылык вакыты чыккан 16 атамада сыра продукциясе сату фактын ачыклады.
«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 22.00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр тыю билгеләнгән.
- Йорт подвалында «фанфуриклар» сатыла - «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына әнә шундый мөрәҗәгать килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Корабельная ур., 25 адресы буенча йөз биш шешә спирт тартып алды. Контроль чара барышында сатучы ярты сәгатькә якын оборона тота.
«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Зәй сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукция сату вакыты бозылуы турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре тарафыннан турыдан-туры ачыклау нәтиҗәсендә сыра сатуны чикләү чорында, ягъни 22.00 сәгатьтән соң сату факты ачыкланды. Бу факт буенча РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 22 июлендә, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан «Колосок» кибетендә контрольлек чаралары үткәрү барышында, 9 сәгать 5 минутта алкогольле продукцияне (сыра) сату факты билгеләнде.