ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, юридик затның үзара бәйләнешеннән башка, тикшерү чарасын үткәрүгә биремне үтәү кысаларында, Сарман муниципаль районы кибетләренең берсендә, вакытлыча чикләүне бозып, алкогольле продукция (сыра) сату фактына чик куйды.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында Түбән Кама кибетләренең берсендә товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМС кулланмыйча сидр һәм сыра сату фактын ачыклады.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чарасы үткәрү барышында Аксубай районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка гына, физик зат тарафыннан алкогольле продукция (аракы, шәраб, сыра) сату факты ачыкланды. Моннан тыш, 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган ике шешә сатуда булган. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International