Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ГОСТ таләпләренә туры килми торган алкогольле продукция сату факты буенча тикшерү үткәрелә. Сату факты полиция хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзән районының Осиново авылы территориясендәге кафеларның берсендә ачыкланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кергән эш материалларыннан күренгәнчә, Чирмешән районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә трассада автомобиль туктатылган, аның хуҗасы 0,5 литр күләмендәге 30 шешә спиртлы сыеклык ташыган. Берсенең дә акциз маркасы һәм этикеткасы юк. Продукция каян килгән?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Коми Республикасы кешесенә карата эш кузгатты һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше факты буенча тикшерү үткәрә. Чүпрәле районы полициясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урынын тикшергәндә легаль булмаган хәмер тапкан. Алынган продукциянең гомуми күләме 120л тәшкил итә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Степной ветер» этикеткасы ябыштырылган 0,5 литрлы шешәдә законсыз сыеклык сату фактын ачыклаган. Моннан тыш, Зәй районы гражданкасы үз теләге белән 1,0 литр күләмендәге сары төстәге спиртлы сыеклык тапшырган.
Тикшерүләр барышында аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклады.
Бина хуҗасы алкогольле продукцияне гадәти кибеттән сатып алуы, аннары клиентларга алкогольле продукцияне товар-озату документларынннан башка һәм ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш мөстәкыйль саткан. Хәзерге вакытта документарны тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча материал карар кабул итү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән уртак эш алып бара, хокук саклаучылардан административ хокук бозулар турында материаллар килә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан өйдән торып законсыз рәвештә 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекча сату факты билгеләнде. Аннан соң чистайлы үз теләге белән тагын өч шешә спиртлы сыекча тапшырды.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре йорттан 0,5 литр спиртлы продукцияне законсыз сату фактын ачыклады. Аннан соң өй хуҗасы үз теләге белән тагын 39,5 литр бирде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЭБ һәм ПК бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең уртак гамәлләре белән Әлмәт шәһәрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законсыз эшчәнлек факты ачыкланды һәм туктатылды.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу факты ачыкланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Түбән Кама районы авыл җирлеге кибетләренең берсендә лицензиясез һәм документларсыз гына көчле алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Сәүдә залында шулай ук сыра, төрле атамадагы аракы, «фанфурик»лар бар иде.