Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгечләре 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөрү эшләрен дәвам итәләр.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өлкәннәрне һәм учреждение хезмәткәрләрен эвакуацияләү буенча планлы өйрәнүләр узды.
12 июльдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча берничә чара уздырылды.
5 июльдә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, газ хезмәте һәм профилактика системасы субъектлары белән берлектә, имин булмаган һәм күпбалалы гаиләләргә чираттагы профилактик бару үткәрделәр. Чараның максаты – янгыннарны һәм сөрем газы белән агулануны профилактикалау.
Тәтеш районы территориясендә яшәүче гаиләләргә ведомствоара чыгулар «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан атна саен оештырыла. Торак биналарда янгын куркынычсызлыгын, балигъ булмаган балаларга карата ата-ана бурычларын үтәүне, азык-төлек, беренче кирәкле чаралар булуны контрольдә тоту чараларның бурычы булып тора.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү чараларын куллану күнекмәләрен өйрәнү буенча практик дәрес узды.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре белән «Янгын куркынычсызлыгы» темасына әңгәмә узды.
Буа муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Чараларны «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль хезмәте хезмәткәрләре үткәрә.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау өчен мобиль бригаданың өйләргә чыгуын оештырдылар.
Карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау чаралары кысаларында, шулай ук янгыннарны кисәтү максатларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлекчәләре вәкилләре белән берлектә 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны карап чыгалар.