ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

19 гыйнварда Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә район үзәк хастаханәсе гериатриаты Ләйлә Нурмөхәммәдова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, комплекслы үзәк директоры Гүзәл Закирова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Степанова катнашында социаль хезмәткәрләр җыелышы булып узды.

19 гыйнварда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты тикшерелде.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаган балалары булган күпбалалы гаиләләрнең һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Энергия» ҖЧҖ, «Минзәлә идарә компаниясе» ҖЧҖ һәм «Электроком» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча эш алып баралар. Хәзерге вакытта 227 торак йортта янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм 350 йортта батареяларны алыштыру эшләре бара.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан ведомствоара эш кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карап тоту буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарны тикшерү һәм ачыклау даими гамәлгә ашырыла.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре белән бергә күпбалалы гаиләләрдә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Һава температурасының сизелерлек түбәнәюе һәм салкыннарның көчәюе сәбәпле Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре кышкы янгын куркынычы чоры башлану уңаеннан хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча планлы тренировка үткәрделәр. Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлегенең янгын бүлеге начальнигы Мансур Шәрипов белән берлектә үткәрелде.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында укыту-өйрәнү эвакуациясе уздырдылар. Тренировкалар график буенча, кварталга бер тапкыр уза. Аларның максаты – гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хезмәткәрләрнең гамәлләргә әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү һәм хезмәткәрләрне һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча гамәлләрне эшкәртү.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын часте вәкиле һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гражданнар белән очрашалар. Жуково һәм Урюм авылларында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International