Ноябрь аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын-коткару часте хезмәткәрләре һәм газ хезмәте белән берлектә йорт хуҗалыкларын газ җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә тикшерделәр.
Җылыту сезоны башланганнан бирле Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын-коткару часте хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучыларның гаиләләренә рейдлар уздыралар. Чараларның төп максаты – гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү.
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы уздырыла. Чираттагы чара 10 ноябрьдә узды. Анда 35 социаль хезмәткәр һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерүчеләр белән берлектә планлы укыту-тренировка эвакуациясе уздырылды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрне түбәндәге юнәлешләр буенча планнан тыш укыту уздырылды: террорчылыкка каршы саклык, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләр.
2 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә янгын чыккан очракта персоналны һәм социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү буенча чара үткәрелде. Чара Түбән Кама муниципаль районы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге вәкиле Роман Сизов катнашында оештырылды.
Оешманың террорчылыкка каршы яклануын көчәйтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә кораллы һөҗүм һәм янгын чыкканда эш-хәрәкәтләрне тикшерү буенча инструктаж һәм тренировка үткәрелде.
27 октябрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан 6 нчы социаль участокка чыгу оештырылды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Янгын – ул куркыныч» дигән чара уздырдылар.
17 октябрьдә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләрнең чираттагы айлык җыелышы булып узды.