21 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм социаль эш буенча белгече берничә авылда булып кайттылар. Социаль тармак белгечләрен Кадыш авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире озата барды.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын-тактик күнегүләре узды. Чара Лаеш янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.
Буа муниципаль районында ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарны өйләренә йөреп карау дәвам итә. Чараның максаты – яше һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын-профилактик эш алып бару һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары турында хәбәр итү.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 7 июнь көнне тәрбияче Елена Зверева янгын куркынычсызлыгы буенча «Куркыныч предметлар дөньясында» дигән дәрес үткәрде.
Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышлары уздырыла. Шушы көннәрдә чираттагы җыелышта 35 белгеч катнашты. Укуларны Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгече үткәрде.
«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Алабуга муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы ГТХМ идарәсендә экскурсиядә булдылар.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында планлы янгын-тактик өйрәнүләр узды.
Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында интеллектуаль викторина үткәрелде. Чараның максаты – хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы яклану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау һәм белемнәрне ныгыту.
27 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 4 нче һәм 8 нче социаль участокларга ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында тугыз гаилә булдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында төп бурычларның берсе булып тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү тора. Апрель аенда учреждениедә янгын куркынычсызлыгы, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча өйрәнүләр узды.