ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2022 ел
җомга

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш кысаларында 3 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгын барлыкка килү сәбәпләре» дигән дәрес узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карау башланды. Бүгенге көндә районда шундый 1 248 граждан исәпләнә. Өйгә барып карауның максаты – яшь һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау.

30 гыйнварда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Шырпы уенчык түгел, ут күңел ачу түгел» дигән дәрес үткәрде.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Әдәби кунакханә» түгәрәге дәресләре кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наталья Королева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде. Аның максаты балаларның янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, шулай ук янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү иде.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Баулы муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә ялгыз һәм ялгыз яшәүче 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карау башланды. Бүгенге көндә районда шундый 747 граждан исәпләнә.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

17 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бәйрәм көннәрендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча рейд уздырдылар.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә шартлы янгын чыккан очракта хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.

Чаралар биш этаптан торган күнегүләрне үткәрү планы нигезендә үткәрелде.

Тэги: янгын курнычсызлыгы өйрәнүләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International