Югары Ослан районында профилактика субъектлары катнашында даими рәвештә ведомствоара рейдлар үткәрелә. Ел башыннан 5 рейд үткәрелгән, алар барышында 22 балигъ булмаган бала яшәгән 12 гаилә тикшерелгән.
14 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире авыл җирлеге вәкилләре белән бергә Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын карап чыктылар.
6 гыйнварда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.
Яңа ел каникуллары алдыннан Югары Ослан муниципаль районында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар узды. Чара барышында районның 11 торак пунктыннан 16 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр белән дәрес һәм учреждениедән эвакуацияләү буенча укыту тренировкасы узды.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар. Чараның максаты – Яңа ел бәйрәмнәрендә уяулыкны арттыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту чарасы үткәрде.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы үткәрелә. 6 декабрьдә укуларда 1 медицина хезмәткәре һәм 38 социаль хезмәткәр катнашты.
4 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара комиссия составында сигнал карталары буенча гаиләләргә чыктылар.
Югары Ослан районында көзге каникул вакытында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар оештырылды.