Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” халыкара акциясенә кушылды.
Көн саен җылыта бара, һәм урманда бөтен тереклек уяна. Әйтик, кышкы йокыдан соң республика урманнарында кара еланнар уянып чыктылар. Бу сөйрәлүчеләр үзләренең яшеренгән урыннарыннан чыгып, кояш ванналарын алалар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре кондызны коткарды. Хәбәр шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсеннән керде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыктан үләндә яки агачта булган кош балаларын алып китмәүне сорый. Күп кешеләр биология фәнен җитәрлек дәрәҗәдә белмиләр һәм әгәр кош баласы оядан төшкән икән, аны коткарырга кирәк, дип уйлыйлар. Моның белән алар аны һәлак итү мөмкинлеген арттыра гына.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Саннар дәресе» үткәрде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре йөнтәс аяклы чырайсыз ябалакның соры ябалак. Хәбәр Казанның битараф булмаган кешеләреннән кергән. Алар кош баласына бер көтү карга һөҗүм итүе турында хәбәр иткәннәр.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларында күзәтү чаралары үткәреп кенә калмый, гражданнарны да коткара. Шундый очракларның берсе Питрәч районында булды.
Кышкы йокыдан соң Татарстанда янутсыман этләр уянды. Беренчеләре Алексеевск районында күзәтелде.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык ятьмәләрен сулыклардан алу эшен дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә юнәлтелгән генә түгел, республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Биоресурсар буенча дәүләт комитеты тарафыннан яшь буынның экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештыра.