“Кичке таң” дәүләт табигать тыюлыгы территориясенә ысылдык-аккошлар очып килде. Кошларны тыюлык башлыгы Руслан Маннапов күреп алды.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллективы биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафинаны Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең мактау тактасына кертелүе белән котлый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 25 майда производство аучылык инспекторларына кандидатларның белемнәрен тикшерү узачак.
Казан (Идел буе) Федераль Университетында Идарә, икътисад һәм финанслар институты һәм Экология һәм табигатьтән файдалану институты студентлары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков һәм Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген туктату буенча актив эш алып бара.
Татарстанда кыш көне һава җитмәүлектән балыкның үлүен булдырмау чаралары төгәлләнде. Алар “Балык-Булсын!”акциясе кысаларында оештырылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 2 апрельдән ярдәмче үрдәкләрне кулланып, ата үрдәкләрне аулау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
Спас дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре кыр кәҗәсен табигый яшәү урынына кайтару өчен аерым бер операция үткәрделәр. Аны Болгар авылы читендә тапканнар.
Теләче районында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләре буенча “Безнең тирәдәге экология:студентларның, укучыларның тикшеренүләре һәм проект эшчәнлеге” дигән Бөтен Россия фәнни-практик конференция узды.Чарада “Ашит” дәүләт тыюлыгы белгече Рәшит Ахмәтҗанов, шулай ук Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Саба, Яшел Үзән, Теләче, Кукмара, Чүпрәле, Чиремшән, Мамадыш районнарының, Мәскәү өлкәсе, Мари Эл, Казахстан һәм Төркмәнстан республикаларының укытучылары катнашты.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты язгы ау сезонында 18 аерым саклана торган табигый территориядә тыю барлыгы турында хәбәр итә.