Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге УП-1111 номерлы указы белән гамәлгә куелган, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертүгә кандидатларны билгеләү буенча, сайлап алу этапларын уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Рәсми порталының «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт»бүлегендә интернет-тавыш бирү башлана.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Россия балыкчылыгы хезмәткәрләре, штаттан тыш һәм производство инспекторлары белән берлектә, "Агидель дельтасы" дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә уртак рейд оештырдылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2022 елның язгы ау чорына аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен гаризалар 23 марттан кабул ителә башлый. Гаризаларны кабул итү ысуллары соңрак ведомство сайтында урнаштырылачак.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләре һәм аларның саклау зоналары чикләрендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы юридик һәм физик затларга планлы тикшерүләр үткәргәндә кулланыла торган тикшерү кәгазен раслау турында хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе кысаларында, тармак үсешенә зур өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
Бүгенге көндә республикадагы аучылык хайваннары запасларының икътисади бәясе 2 млрд.сумнан артыкны тәшкил итә. Соңгы елда бу күрсәткеч 20% ка, ә 10 ел эчендә 73% ка артты. Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.
Марал-гүзәл хайваннар, алар, мөгаен, күбрәк Идел буе урманнары белән чагыштырганда, Тау Алтаен хәтерләтә. Табигатькә максималь якын булган шартларда яшиләр.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 28 февральдә республикада төлкегә, дала төлкесенә, су күсесенә, сусарга, янутлы эткә, кондызга һәм кабанга ау сезоны тәмамлануы турында хәбәр итә.
Күп кенә тере организмнарның кышын тынычлык чоры җитә. Балыкларның күпчелек төр вәкилләре дә үзләрен шулай тота. Алар кислородтан башка яши алмый, аның дефициты балыкларның массакүләм үлүенә китерә.