«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы култыкларында су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә мониторинг уздырдылар.
Бүген Лаеш районы акваториясендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Балык-булсын!» акциясе узды. Чара Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды.
Февраль азагында-март башында сулыклар әле калын боз катламы белән капланган һәм суда кислород аз булганда, балыклар кислород ачлыгыннан интегә. Аларның һәлак булуына юл куймас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районы буенча районара бүлеге белгечләре, Зөя елгасында “Балык-Булсын!” дигән акция уздырдылар.
19 февральдә һөнәрен һәм хезмәтен «гомерен багышлау» төшенчәсеннән аерып булмый торган кешеләрнең– кошлар тормышын өйрәнүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәм алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республика орнитологлары турында сөйләргә булды.
Калын боз астында да тормыш бар. Әмма боз катламы су астында яшәүчеләрнең көнкүрешен шактый авырайта. Кислород җитмәү сәбәпле, су астында үсемлек һәм балык үлә. Аларның һәлак булуына юл куймас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама Тамагы районы буенча районара бүлеге белгечләре “Балык-Булсын!” акциясен үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Татарстанда җәнлекләрне исәпкә алу бар көченә бара. Быел кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу катлаулы шартларда уза - тотрыксыз температуралы һава торышы һәм карның күп булуы. Әмма катлаулы шартларга карамастан, хәзерге вакытта исәпкә алу маршрутларының 80% тан артыгы узган. Апас, Азнакай, Балтач, Лениногорск, Спас һәм Ютазы районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әлмәт районы ахырына якын, аларга бер маршрут узасы калды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре Кама елгасындагы су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә мониторинг үткәрделәр.
Арча районында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы» укучылары арасында җимлекләр конкурсына йомгак ясалды. Чара «Кышын кошларны ашатыгыз!» дигән Бөтенроссия экологик акция кысаларында узды. Укучылар әти-әниләре белән төрле җимлекләр ясадылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кислород ачлыгы нәтиҗәсендә балыкның кыш көне үлүен булдырмау буенча актив эшне дәвам итә. Чираттагы «Балык-Булсын!» чарасы «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә узды.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |