Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык байлыкларының саны динамикасын анализладылар. Быел ведомство хезмәткәрләре тарафыннан гомуми озынлыгы 17 мең километрдан артык 1700дән артык маршрут узылды, бу экваторның яртысыннан азракны тәшкил итә.
Спас районы территориясендә дала кара еланы күренгән. Агулы еланнарны «Спас» тыюлыгы башлыгы Евгений Костин күргән.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:1нче октябрьдән республикада кыйммәтле мехлы хайваннарның кайбер төрләренә (кондыз һәм су күсесе) һәм барлык төр җенес һәм яшь төркеменә караган кыр кәҗәләренә ау сезоны ачыла.
Пошиларның санын 10 елга якын торгыздылар, бу вакыт эчендә ул 6500 башка арткан. Бүгенге көндә аларның саны 12100 баш тәшкил итә. Бу Комитет ягыннан да, аучылык өлкәсеннән кулланучылар ягыннан да дөрес итеп төзелгән аучылык эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлы Татарстан буенча экосәяхәт» рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Бүген дә - «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйлибез.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Бер ел эчендә кыр тавыкларының саны 30 462 башка кадәр арткан. Бүгенге көндә республика территориясендә 151 796 кош яши.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында хәбәр итә.
Татарстанда 400 дән артык төр хайван һәм егерме җиде төр кош бар. Биредә урман һәм дала яшәүчеләре үзләрен яхшы хис итә. Шуларның берсе – тиен.