ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Республикада 2021 елгы ау сезонын оештыру буенча киңәшмәләр узды.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәт рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Һәм бүген - региональ әһәмияттәге «Озын Алан»дәүләт табигать тыюлыгы.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:4 сентябрьнең 00 сәгать 00 минутыннан алып республикада каурыйлы киекләргә ау сезоны ачыла.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Алексеевск районына эш визиты белән барды.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына карата сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.


31
август, 2021 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 13 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиада узачагын хәбәр итә. Чара «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм укучыларда экологик фикерләүне һәм аңны тәрбияләүгә, шулай ук ата-аналарны һәм педагогларны экологик белем бирүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 31 нче августка булган оператив мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 98 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 88 кеше прививка ясаткан.


27
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:2 сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны тотуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Бүген Лаеш районының Иске пристань авылында 5813 чөгә балыгының маймычы Куйбышев сусаклагычына чыгарылды. Балыкны чыгару биологик су ресурсларына китерелгән зыянны каплау өчен башкарылды.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Чөгәнең 3471 маймычын Куйбышев сусаклагычын чыгардылар. Балыкландыру Тукай районының Бәтке авылында үткәрелде. Балыкны чыгару биологик су ресурсларына китерелгән зыянны каплау өчен башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International