ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җил-бураннары, кары һәм салкыннары белән кыш килде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасында яшәүче хайваннарны һава торышы үзгәрү һич куркытмый.  Чөнки Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре аларны ныклап өстәмә тукландыралар. Алар өчен терлек азыгын җәен үк әзерләгәннәр.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт кече суднолар инспекциясенең инспекторлык участогы, Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек һәм балык саклау идарәсе вәкилләре белән Куйбышев сусаклагычында уртак рейд оештырдылар.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Кар күп булган һәм салкын кышкы чорда кыргый хайваннарга кешеләрнең ярдәме кирәк. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре урманда яши торган хайваннарга куелган җимлекләрне даими рәвештә тикшереп чыгалар. Бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ төрләрнең берсе – Себер кыр кәҗәләренә аерым игътибар бирелә.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Республикада кышкы маршрут буенча исәпкә алуны оештыру хакында киңәшмәләр узды. Аларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков үткәрде.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш һәм Яшел Үзән (өлешчә Идел алды территориясе) территорияләрендә хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча тикшеренүләр кысаларында 2022 елда берьюлы берничә фәнни ачыш ясалды.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Аеруча саклана торган табигый территорияләрне зоологлар, ботаниклар гына түгел, ә гади кешеләр дә яраталар. Шуңа күрә Тыюлыклар һәм милли парклар көнендә без республиканың федераль әһәмияттәге аеруча саклаулы территорияләрендә актив ял итәргә яратучылар өчен кызыклы урыннар исемлеген әзерләдек.


5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кышын һава торышы тотрыксыз булган чорда кыргый хайваннар аеруча тукландыруга мохтаҗ. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ял һәм бәйрәмнәргә карамастан, ел саен төрлелекне саклау буенча биотехник чаралар үткәрә. 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада түбәндәгеләргә ау сезоны тәмамлануын хәбәр итә:

- наратлык киек кошларына ау этләреннән башка;

- наратлык, дала һәм кыр киек кошларына ау этләре белән.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Чистай районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре кыр кәҗәсен коткардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International