Бүген - өлкәннәр көне, хәер, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы пенсионерларын өлкәннәр дип атап та булмый. Аларның күпләрендә дәрт-дәрман ташып тора, эшкә яраклылык буенча яшьләрнең күбесе алар артыннан өлгерә алмый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, 1-10 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, 2021 елның 30 сентябрендә Казан шәһәренең Үзәк китапханә системасында өлкән яшьтәге кешеләрнең кулланучылар белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән кизү тору үткәрде.
Өлкәннәр көнен октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтәбез. Бу тантана халыкара статуска ия. Бәйрәмнең тарихы узган гасырның 70 нче елларыннан ук башлана.
Кемдер: «ә бу бәйрәм ни өчен кирәк?» дигән сорау бирергә мөмкин. Җәмгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына һәм кыенлыкларына җәлеп итәр өчен кирәк бу бәйрәм. Бу көн өлкәннәрнең җәмгыять тормышында нинди зур өлеш кертүләрен онытмас өчен кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, өлкән буын көн саен мәхәббәт һәм кайгыртуга мохтаҗ.