Селәүсен-республикада песиләр гаиләсенең бердәнбер вәкиле. Аның белән урманда очрашу-бик сирәк күренеш. Ул бик яшеренке һәм сакчыл җәнлек. Көчле тырнаклары ярдәмендә селәүсен агачларга җиңел менеп китә ала, ә озын һәм киң аяклары аңа хәтта тирән кардан да хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылык байлыкларының сан динамикасын анализлауны дәвам итә. Бүген-боҗыр.
Соры куян -халык әкиятләренең иң яраткан персонажларының берсе. Ул бераз куркак, мактанчык, әмма шул ук вакытта гаять тиз һәм зирәк.
Татарстанда маршрутны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча 2511 сусар исәпләнә. Саны стабиль дәрәҗәдә тора. Аны республиканың барлык муниципаль районнарында да очратырга мөмкин. Шулай ук сусар еш кына торак пунктлар территориясенә керә.