9 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокук һәм цифрлаштыру: яңа чакырулар һәм перспективалар» дип исемләнгән тематик чара узды. Дәрес Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде.
Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында «Фән – киләчәккә юл» дигән виртуаль экскурсия узган. Реабилитантлар һәм тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячесе Лена Салихова бөек галимнәрнең ачылышы турында фикер алыштылар. Шулай ук балалар тематик викторина барышында викторина сорауларына җавап бирделәр һәм кроссвордлар чиштеләр.
7 майда 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Казан ИТ-паркы территориясендә беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган гаиләләр өчен чара узачак. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен саннар дәресе үткәрде. Ясалма интеллект турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «IT-инженер – киләчәк Һөнәре» дигән темага һөнәри юнәлеш бирүче сәгать узды.
Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова яшүсмерләр арасында «Мәгълүмати навигатор» технологиясе буенча медиа белем бирү практикумын үткәрде. Чара 16 нчы социаль участокта узды. Анда 14 бала катнашты.
13 апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Әхнәф Вәлиев һәм Фәния Луконина балалар иҗат йорты базасында мультипликация студиясендә булдылар. Чараның максаты – үз көчең белән мультфильм ясау.
12 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Рунет көне» дип исемләнгән чара үткәрелде. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
4 нче апрельдә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы һәм һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре энергияне сак тоту өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгенә экскурсия оештырганнар.
26 март көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Цифрлаштыру һәм технологияләр» дигән тематик программа уздырдылар. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган.