2024 елның 7 мартында Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка РСШда 2014, 2015, 2016, 2017, 2018 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында биш яшь төркемендә "Шахмат принцессасы" Республика турниры узды. Турнирда Татарстан Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Киров өлкәсеннән 44 шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары бик актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Саба районы командасы составында: Арсланова М.(МБДОУ "Бәләкәч"),Мухаметова С.(МБДОУ "Балачак "),Давлетшина Я. (МБОУ "Гимназия " 1 А),Маликова А.(МБОУ ,, Гимназия" 2 Б), Шакирова М. (МБОУ ,, Гимназия" 2 Г). Арсланова Мадина 2018 елгы кызлар арасында 2 нче урынны яулады. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр, призерлар, дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!
8 март «Саба-Арена» спорт комплексында Татарстан районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, Кытай, Белоруссия, Таҗикстаннан 200 дән артык спортчы көч сынаша.
Бүген өстәл теннисы буенча Халыкара ярышлар һәм рспублика XХII ачык шәхси-команда беренчелеге башланып китте
“Саба Арена” спорт комплексында Татарстан районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, Кытай, Белоруссия, Таҗикстаннан 200 дән артык спортчы көч сынаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов та катнашучыларны сәламләү өчен килде. Ул мондый зур ярышларның Татарстанда үткәрелүен зур дәрәҗә дип белдерде/
04-08 март Уфа шәһәрендә "Бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары" үтте. Анда илнең 13 төбәгеннән: Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Самара, Саратов, Тула, Чиләбе, Воронеж, Калининград өлкәләреннән һәм Пермь краеннан 218 яшь бадминтончы катнашты. Саба районы, "Саба-Арена" СМ командасы уңышлы чыгыш ясады. 11 яшькә кадәр: - Борһанов Данияр: 1 урын - парлы ирләр разряды. 2 урын - ялгыз разряд, 2 урын - катнаш разряд. - Хәбибуллина Нәргиз: 2 урын - парлы хатын-кызлар разряды, 2 урын - катнаш разряд. 13 яшькә кадәр: - Гобәйдуллина Ралина 1 урын - одиночный разряд, 2 урын - парлы хатын-кызлар разряды, 3 урын - катнаш разряд. Сафин Әгъләм: 2 урын - катнаш разряд. - Идрисов Нияз: 3 урын - ялгыз разряд. 3 урын - парлы ирләр разряды. Рәхимов Адель: 3 урын - парлы ирләр разряды. Әхмәтшина Самина: 3 урын - парлы хатын-кызлар разряды. - Әхмәтшина Камилә 3 урын - парлы хатын-кызлар разряды. 17 яшькә кадәр: Зәйниев Айназ: 1 урын - парлы ирләр разряды. 3 урын - катнаш разряд. Барлыгы 16 медаль яуланды, шуларның: Алтын 3 медаль, Көмеш 6 медаль, Бронза 7 медаль. Балаларны, аларның әти-әниләрен, тренерларын һәм бөтен спорт мәктәбе коллективын бик яхшы чыгыш белән котлыйбыз.
Бүген 7 мартта Казан шәһәрендә 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында фехтование буенча РСШОР беренчелеге узды. МБУ ДО «СШ «Саба-Арена» тәрбияләнүчесе Камолов Камол ярышларда 2 урынны яулый. Камолны һәм тренер-укытучыларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
6 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кызлар арасында фехтование буенча турнир узды.
2013 елда туган һәм аннан яшьрәк категориядә беренче урын Шәймәрданова Айсылу, икенче урын Вәлиуллина Алина, өченче урын Ганиева Нәфисә һәм Әхмәтҗанова Амелия.
Өлкән кызларда беренче урын Вәлиәхмәтова Гөлназ, икенче урын Фазлыева Амалия, өченче урын Фәтхуллина Ильвина һәм Шакирова Язгуль.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар призлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде. Абдуллин Фәннүргә бүләкләре өчен рәхмәт.
2024 елның 2 һәм 3 мартында Казан шәһәрендә 13 һәм 17 яшькә кадәр бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелеге узды. Зәйниев Айназ (17 яшькә кадәр) Алексеевскидан Хәбибуллин Рушан белән парда көмеш призер булды. Шулай ук көмеш медальләрне ялгыз һәм катнаш парлы разрядта - Сафин Әгъләм (13 яшькә кадәр) белән Казаннан Исмәгыйлова Иделия алды. Гобәйдуллина Ралина (13 яшькә кадәр) ялгыз категориядә, Шаһимаева Мәдинә белән һәм Алабугадан Мирсәид Рәхим белән парлы һәм катнаш парлы категориядә бронза медальләргә лаек булды. Спортчыларны, ата-аналарны, тренерларны Зарипова Гөлнара Хәмит кызын һәм Бакирова Илзия Илфат кызын уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Барыгызга да сәламәтлек, алга таба уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.
2024 елның 1 мартында бадминтон буенча 13 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр Татарстан Республикасы команда беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Татарстан Республикасы чемпионнары 13 яшькә кадәрге команда зачетында Алексеевск районы җыелма командасы булды. Көмеш медальләрне Казан шәһәре спортчылары яулады. Саба районы һәм Чаллы бадминтончылары «Бронза»да. 🏆17 яшькә кадәрге яшь категориясендә шулай ук Алексеевск районы җыелма командасы җиңү яулады. Казан шәһәренең спортчылары көмеш призерлар. Бронза медальләрне Әлки һәм Әлмәт районнары бүлеште. Ярышларда барлыгы 32 команда катнашты. Җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз.
Мартның беренче якшәмбесендә өстәл теннисы бүлегендә2009 елда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча «Два в одном» сайлап алу раунды узды. Саба муниципаль районы командасы исеменнән Ибраһимов Морат-Вилданов Камил һәм Фәйзетдинова Сафира-Вәлиуллина Риана Н.М.Миңнехановның 7-10 март көннәрендә «Саба-Арена» УСКда узачак 22нче мемориалында чыгыш ясаячак, ә икенче вакыйга-чикләүләрсез барлык яшьтәге команда турниры. 21 пар катнашты. «Шәмәрдән» Дуэтыннан соң өченче юл Раил Галиәкберов-Алмаз Хәмидуллин. «Саба Татарстан» дуэты Руслан Богданов-Галина Гороховатченкодан соң икенче юл. Лиганың җиңүчесе булып «Саба-Арена» дуэты Инсаф Сираев-Екатерина Ищенко танылды.
2012 һәм аннан кечерәк малайлар арасында фехтование буенча ТР РСШОР ачык беренчелеге бүген 2024 елның 2 мартында «Саба-Арена»копилкасына бронза медаль алып килде, аны Абдуллин Булат яулады. Булатны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
25 февральдә «Саба-Арена» да «Трейд Металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ ярдәме белән «ТВОРИ ДОБРО» Саба-Арена спорт мәктәбенең Гран При суперфиналы узды. Суперфиналда 4 этап дәвамында иң күп очко җыйган 16 иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз катнашты. Ир-атлар арасында Павел Галанов җиңүче булды, финалда Морат Ибраһимовны 3-1 исәбе белән җиңде. Бронза өчен матчта 3-2 исәбе белән Камил Вилданов Инсаф Сираевны җиңде. Хатын-кызлар арасында пьедесталның беренче баскычына Динара Исмаилованы 3-1 исәбе белән җиңеп, Камилла Шигапова күтәрелде. Бронза өчен матчта Сафира Фәйзетдинова 3-0 исәбе белән Галя Гороховатченконы җиңде.
Гран прины оештыручылар әлеге проектка спонсорлык ярдәме күрсәтүче Трейд Металл ҖЧҖ һәм Саида ҖЧҖгә зур рәхмәт белдерәләр. 5 ай дәвамында Гран прида Казан, Яшел Үзән, Кукмара, Чаллы, Йошкар Олы, Теләче, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Саба районнарыннан 150дән артык спортчы катнашты.