ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2026 ел
якшәмбе

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Яна Мичән авылы мәдәният йорты янында  тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче балалар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.   

Тэги: Мичән авыл җирлеге

9
май, 2026 ел
шимбә

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән төп мәктәбендә тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта укучылар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.   

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Керәнне авылы мәдәният йорты янында  тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта укучылар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.   

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8
май, 2026 ел
җомга

8 нче май - Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе тормышында истәлекле вакыйга. Без «Герой партасы» бөтенроссия мәгариф проектына кушылдык. "Герой партасы" - Геройның фотосурәте, аның биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган уку өстәле. Чара Россия гимны белән башланып китте.  Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында безнең мәктәбебезне  тәмамлап чыгып киткән егетләр күп. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Загидуллин Марат Микәиль улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы, Мичән төп мәктәбе укучылары Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

5
май, 2026 ел
сишәмбе

1 май көнне Мичән авылларында клуб хезмәткәрләзре белән берлектә матур йола "Йомырка җыю" оештырылды. Бу көнне балалар урам буйлап өйдән-өйгә кереп йомырка һәм тәм-томнар җыйды. Авыл халкы зур әзерлек белән балаларның килүен көтеп, аларның күңелен күреп күчтәнәчләр әзерләде. Киң күңелле авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да 1 май бәйрәме белән котлыйбыз!

Тэги: Мичән авыл җирлеге

27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Мичән авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, зыяратларда, мәчетләрдә, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы, кайткан кунаклар актив катнаша. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

26
апрель, 2026 ел
якшәмбе

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Мичән төп мәктәбендә, бөек шагыйребезне искә алып, төрле чаралар үтте. 24 нче апрель көнне "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән чара оештырдык. Ул өч өлештән торды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

25
апрель, 2026 ел
шимбә

22 нче апрель көнне Мичән мәктәбенә мәркәзебез кунаклары -  хөрмәтле шәхесләр укучылар белән очрашуга килде. Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, танылган шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев, күп кенә театрларда әсәрләре уйналучы, күренекле драматург Рәдиф Сәгьдиев, озак еллар юрист булып эшләп, хәзер балалар өчен әсәрләр иҗат итүче Башкортстаннан килгән Люция Әблиева укучылар күңеленә үтеп керерлек фикерләрен җиткерде. Очрашу бик җылы атмосферада үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

24
апрель, 2026 ел
җомга

Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Сәяр" театр төркеме "Әйдәгез, Планетаны бергәләп саклыйк!" республика экология конкурсында катнашты. Әлеге бәйге Лаеш муниципаль районының “Л. Н.Толстой исемендәге этномәдәни рус компоненты булган Гимназиясе” ндә үтте. Театр төркеменең җитәкчеләре Һадиева Г. Н һәм Әхмәдиева А. Р.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International