Яңа Мичән авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә яңа монумент төзү эшләре тәмамланды.
"Әниләр көне" уңаеннан, Керәнне авыл клубында, хатлардан төзелгән «Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әниләрне котлап язылган җылы хатлар матур жырларга, биюләргә төрелеп ияләренә тапшырылды. hәр чыгыш көчле алкышлар белән кабул ителде. Уллары махсус хәрби операцияда булган егетләребезнең әниләренә аерым игътибар бирелде, уллары исеменнән котлау яңгырады. Бәйрәм концерты күңелле уен-конкурслар белән үрелеп барды. Кичәнең бергәләп җырланган "Әниемә" жыры белән тәмамлануы бәйрәмгә ямь өстәде. Тамашачы кәнәгать калды, оештыручыларга hәм артистларга олы рәхмәт хисләрен белдерде.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, бу мәңгелек бәйрәм: буыннан – буынга һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе. 28 ноябрьдә Иске Мичән мәдәният йортында Килдебәк, Лесхоз, Кызыл Мишә, Түбән Симет мәдәният хезмәткәрләре катнашында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Яңа Мичән мәдәният йортында «Токмач бәйрәме» узды. Бәйрәмдә дүрт команда катнашты, һәркайсында өчәр катнашучы. Конкурс өч этаптан торды: беренчесе – камырны басу, икенчесе – камырны җәю һәм өченчесе – камырны кисү. Командаларның эшен жюри әгъзалары күзәтте һәм бәяләде. Конкурста урыннар «Иң оста кисүче», «Иң нечкә камыр», «Иң тәмле камыр» номинацияләре өчен бирелде. Катнашучылар шулай ук кунакларны каршы алу осталыгын күрсәттеләр, бәйрәм өстәле өчен сыйлар әзерләделәр. Конкурс этаплары арасындагы тәнәфесләрдә бәйрәм кунаклары өчен җыр һәм биюдән концерт номерлары белән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады һәм конкурслар үткәрелде.
Мичән авыл җирлегендәге иске йортларны сүтү эшләре бара.
2023 нче елның 15 нояберендә Яңа Мичәндә яшәүче Садыйкова Сәгыйдә Шәрифулла кызына 90 яшь тулды.
Садыйкова Сәгыйдә Шәрифулла кызы 1933 нче елның 15 нояберендә беренче бала булып Саба районы Яңа Мичән авылында гади колхозчы гаиләсендә туа.
1941 елда беренче сыйныфка укырга керә.Дүрт ел мәктәптә укытканнан соң колхоз эшенә йөри башлый.Сугыш башланганда ана нибары 8 яшь була. Әтиләре сугышка китә. Гаиләдә олы бала булгач ул укуын дәвам итә алмый, эшкә чыга. Фермада сарыклар карый, сыер савучыларга да булыша, амбарда эшли, чөгендер, бәрәңге басуларын эшкәртергә чыга.
1949 елда гаиләләре белән Амурга яшәргә китәләр. Хабаровскийда урман кисә. 3 елдан энесе Рахимулла белән яңадан туган авылына кайтып, фермага бозау караучы булып эшкә урнаша. Шул елны аларны Лаешка урман кисәргә алып китәләр, 2 ел урман кисә.
1957 елда Яңа Мичән авылында яшәүче Садыйков Мөзәкир Зариф улына кияүгә чыга. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа Мичән мәктәбендә 20 ел җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Үз эшен яратып, намус белән башкара.
Олы кызы Ләбибә , Яшел Үзән шәһәрендә яши. Тормыш иптәше вафат. 1 улы һәм 1 кызы, 2 оныгы бар.
Кызы Рәфинә Казан шәһәрендә яши. 1 кызы бар.
Улы Әнәс Яңа Мичән авылында гомер итә. Килене Эльмира белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр, 1 оныклары бар.
Тормыш иптәше Мөзәкир абый 2006 елда вафат була. Сәгыйдә апа бүгенгесе көндә кызы өендә гомер кичерә. Саулыгыннан зарланмый, яз җитте исә, бакчасында эшли, төрледән-төрле яшелчә үстерә. Тәрәзә төбендә гөлләре һәрвакыт чәчәктә.Саулыгына шөкер итеп, сөенеп, бәхетле гомер кичерә.Капкасыннан кеше өзелми, үзе һәрвакыт ачык йөзле, аңа карап сокланмаган кеше юк. Бүгенгесе көндә 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Авылда яшәүче балалары көн дә төшеп, читтә яшәгәннәре шалтыратып, кунакка кайтып, хәлен белеп торалар.
Яңа Мичән авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә һәйкәл төзү эшләре башланды.
Мичән авыл җирлегенә кергән Саба ҖЧҖ оешмасының Мичән бүлекчәсендә урнашкан ремонт мастерскойларында киләсе сезонга язгы кыр эшләренә әзерлек зур оешканлык белән бара. Машина, трактор ремонтыннан тыш, тырма җыю эшләре дә башкарыла. Үз эшләрен яратып башкаручы Галимуллин Айдар һәм Хадиев Ильфар - "Без уз эшебезне намус белән башкарабыз, киләсе елларда да игеннәр мулдан булсын!" - диләр.
11 ноябрь көнне Керәнне авыл клубында " 2023 ел-укытучы һәм остаз елы" уңаеннан - "Кыңгыраулы мәктәп еллары" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге чарага төрле елларда Керәнне мәктәбен тәмамлаган укучылар hәм аларга белем -тәрбия биргән укытучылар чакырылды. Мәктәпнең 100 еллык тарихын барлау матур җырлар, биюләр, укытучыларның хәтирәләре, укучыларнын истәлекләре белән үрелеп барды. 1978 елдан бирле күрешмәгән хезмәттәшләр сөйләшеп туя алмадылар. Клубнын фойесында укытучылар тормышына багышланган китаплардан хәм Керәнне мәктәбенә кагылышлы тарихи материаллардан күргәзмә куелды, тамашачыларга тәкъдим ителде. Иҗади якын килеп, тиешле югарылыкта оештырылган очрашудан барлык катнашучылар да бик кәнәгать калдылар. Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре янгырады.