Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсе паркында машинага кузов ясыйлар.
Атналык план буенча 25 гыйнварда химия укытучысы Алсу Равил кызы 9 сыйныфта " Кислород-химик элемент һәм гади матдә. Озон. Һава составы. Кислородның физик һәм химик үзлекләре. Кислород алу һәм куллану" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Табигать фәннәре атналыгы дәвам итә. 27 нче гыйнвар көнне мәктәп күләмендә "Җир шарын саклыйк!" дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.
28 гыйнварда "Табигать һәм без" атналыгы кысаларында химия укытучысы Әхмәдиева Алсу Равил кызы кече сыйныф укучылары өчен "Мавыктыргыч тәҗрибәләр" үткәрде.
Иске Мичән балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” темасы буенча
шогыльләр уза. Безнең максатыбыз: балаларны ана телебезнең матурлыгын тоярга, ана телендә матур итеп сөйләшергә, уйларга өйрәтү . Балаларны татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре белән таныштыру, туган телебезне ярату,зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
Балалар чиккән киемнәр, урын-җир, борынгы бизәнү әйберләре белән таныштылар. Татарча шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр.
Яңа Мичән авылында яңа кибет төзелә башлады.
2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. ә. Педагог һәм остаз елы кысаларында Керәнне авыл клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә "Укытучыларга аерым хөрмәт" исемле әңгәмә үткәрделәр. Укытучы нинди сыйфатларга ия? Төрле вакытта күренекле укытучылар нинди иде? Аларның эшчәнлеге әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә нинди чагылыш тапкан? Мәгариф һәм укытуның тарихы нинди? Балалар әңгәмә вакытында куп әйберләр белделәр. Әңгәмә Яңа Мичән авыл китапханәсе мөдире оештырган китап күргәзмәсе янында узды, анда укучылар алдында укытучы, мәктәп, укучы образын чагылдыручы, төрле педагогик мәсьәләләргә кагылышлы әсәрләр күрсәтелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Керәнне клуб мөдире, үзешчән сәнгать артистлары белән " Югары Утар балалар интернат - йортында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен "Мин яшәргә телим" дигән хәйрия концерты оештырды. Программа тәмамлангач, интернат директоры оештыручыларга һәм артистларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләр һәм кучтәнәчләр өчен рәхмәт белдерде. Хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр җылы очрашудан бик канәгать калдылар.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Керәнне авыл клубы мөдире һәм Яңа Мичән авыл китапханәсе китапханәчесе мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның өйләренә бардылар. Актив һәм бай яшәү һәркемгә дә бирелми. Авыл клубы мөдире һәм китапханәче махсус укучыларга яраткан әдәбият алып килделәр, озак сөйләштеләр, барысына да сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
"Табигать һәм без" атналыгы кысаларында бүген икенче көн ребусларга, кроссвордларга, кошлар, хайваннар, тере организмнар турында кызыклы фактларга багышлана. Төп максат-безнең мәктәпнең иң акыллы укучысын ачыклау-табигать белеме.
Кышның искиткеч матур вакыты. Кызганычка каршы, салкыннан куркып, күпләр саф һавада йөрү турында оныталар. Ә юкка! Галимнәр раслаганча, табигатьтә кышкы йөрү кешенең игътибарына һәм хәтеренә, кешенең гомуми иминлегенә, йөрәккә һәм үпкәгә уңай йогынты ясый. 22 гыйнварда Керәнне авыл клубы мөдире авылдашлары белән чаңгыда йөрүне оештырды. Барысы да рәхәтләнеп саф һава суладылар, туган авылының кышкы табигатенең матурлыгына сокландылар. Чаңгыда йөрү онытылмаслык тәэсир калдырды.
24 декабрь көнне, Иске Мичән авылы мәдәният йортында “Таң” балалар бакчасы, бакчага йөрүче балаларга һәм аларның әти- әниләренә “Яңа ел әкияте” дип исемләнгән әкият тамаша күрсәтте.Әкиятнең максаты:балаларда әйләнә- тирәгә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кызыксынучанлык тәрбияләү иде.
Балалар үзләре дә тамашада бик теләп катнаштылар. Урманга килгән Батыр егеткә чыршы кисәргә ярамаганлыгын, Шүрәле белән бергәләп җәнлекләрне рәнҗетергә ярамаганлыгын, Су анасы белән кеше әйберсенә кагылырга ярамаганына төшенделәр.
Кыш бабай, Кар кызы белән бик теләп күңел ачтылар: аларга җырлар, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан Кыш бабай балаларга бүләкләр, күчтәнәчләр өләште.