« Саба» ҖЧҖнең « Мичән» бүлекчәсендә берьеллык үләннәрдән сенаж салу төгәлләнеп килә. Эш сыйфатлы башкарыла, яхшылап таптатыла һәм тыгызландырыла.
Яңа Мичән авылында авыл көне үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның спорт һәм милли уеннары, концерт үткәрелде.
Мичән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш алып барыла.
Мичән авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты.
11 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә традицион “Сабантуй – 2023” булып узды. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Керәнне авылы егете Зарипов Ильназ калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч узды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Мичән авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урынында әзерлек эшләре алып барыла.
3 июнь көнне Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.
Балалар өчен махсус - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрү Мичән төп белем бирү мәктәбендә матур гадәткә әверелде. Быел ул 2 июнь көнне тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.
Укучылар татар халкының милли уеннарын һәм башка бик күп күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле рухта барды, барлык катнашучылар бик кәнагать калдылар. Бәйрәм ахырында пылау белән сыйландылар.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар ветеран командалары арасында волейбол буенча турнирда (45+) Мичан ир-атлар командасы 3 урынны алды.
Халыкара балаларны яклау көне безнең илдә җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Ул-иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе.
Һәр баланың балачагы яклау астында булырга тиеш-үсеп килүче буынның хокукларын, сәламәтлеген һәм тормышын яклау.
Һәрберебез балачагыбызның бәхетле вакыт икәнен хәтерли.
1 июньдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында балаларга шатлык китерү һәм уңай эмоцияләр тудыру максаты белән бу искиткеч бәйрәмгә багышланган "Күңелле клоуннар" күңел ачу- уен программасын оештырдылар һәм үткәрделәр. Балалар барлык конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда һәм флешмобларда катнаштылар. Чара күңелле һәм шаян үтте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр бик канәгать калдылар.