27 нче апрель көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Керәнне авыл клубы һәм китапханә белән берлектә, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Хезмәтемнең татлы җимеше" дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә. Бүгенгесе көндә сәхнә ясыйлар һәм идән җәяләр.
30 март көнне Мичән авыл җирлегенә кергән авылларда Шәмәрдән торак-комуналь хуҗалыгы көче белән юлларны кардан чистарту оештырылды.
“Саба " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “ "Мичән" бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек бара.
Башлангыч сыйныф укучылары Яңа Мичән авыл китапханәсендә сәяхәттә булдылар.
Иске Мичән һәм Яңа Мичән авыл мәдәният йортларында "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде.
22 март көнне Яңа Мичән китапханәсендә , Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, “ Гаилә белән китапханәгә “проекты буенча “ Бергә тату гаилә” дигән гаилә көне үткәрелде. Үткәрелгән чарага авылыбызның китап укучы кызлы әниләре чакырылды.
17 февраль көнне Яңа Мичән авылында яшәүче Шакирҗанова Мәгсүмә Фәүзи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән авыл җирлеге депутаты Хадиев И.Г. котлады. Бәйрәмгә шулай ук ООО “ Саба”ның “ Мичән” бүлекчәсенең баш бухгалтеры Хайруллина Р.Н., юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.
13 февраль көнне Мичән авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2021" чарасы узды. Чаңгы ярышында 75 кеше катнашты.
8 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.