Җаваплылыгы чикләнгән « Саба» җәмгыятенең « Мичән» бригадасында бәрәңге җыю эшләре тәмамланды. 30 гектар җирдән 5860 центнер бәрәңге алынды.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр бөтен республика буенча Өлкәннәр декадасы бара. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.
Әлеге ункөнлек кысаларында азык-төлек пакетлары таратылды, өлкән ветераннарны өйләренә барып котладылар.
Иске Мичән, Яңа Мичән мәдәният йортларында һәм Керәнне авылы клубында өлкән буын кешеләре җыелды. Өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы тәбрикләде. Аннан соң өлкәннәребез бәйрәм концертын карадылар.Концерттан соң чәй өстәле артында җылы һәм җанлы сөйләшү белән өлкәннәр яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар. Ә без аларның тормышка карата булган уңай мөнәсәбәтләренә һәм позитив карашларына сокландык.
1 сентябрь көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 6 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 52 укучы белем алачак.
Керәнне авылында яшәүчеләр өчен Республика көне икеләтә бәйрәмгә тиң булды. Биредә 50 урынга исәпләнеп, подрядчы оешма көче белән төзелгән яңа клуб ачылды. Шушындый бина булдырганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны бизи, авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Мичән авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.
«03» август көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы И.Н. Ибрагимов тарафыннан Мичән авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Бу көннәрдә "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
ООО " Саба" " Мичән" бүлекчәсендә сенаж салу буенча эш бара . Бүгенгесе көндә 2114 тонна сенаж салынган.
Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә.